Статьи • Тәвәккәл таш ярыр
Тәвәккәл таш ярыр
“Төзүсервис” ябык акционерлык җәмгыяте тарихының беренче битләре 1963нче елда ачыла. Ул хөрмәтле һәм абруйлы Илгиз Хәбибуллович Мөбарәкҗанов җитәкләгән район төзү-монтаж идарәсенең бер состав өлеше булып, оешманың кирпечкә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында оеша һәм 1987нче елны алардан аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Ә завод белән идарә итү бурычы Госман Абдуллович Бәдретдиновка йөкләнә. 1 елдан соң җитәкчелек дилбегәсе Илфат Фаязович Хаҗиевка тапшырыла. “Йөзәсең килсә, суга кер”,-ди халык. Энергияле, яшь җитәкче шушы принципны сайлый һәм аның тырышлыгы белән иске, ярымҗимерек бинага урнашкан, сезонлы хезмәткә генә җайланган заводта реконструкция эшләре башлана. Әкренләп яңа җиһазлар кайтарыла, балчык запасы саклау бинасы, техникалар өчен гараж, җитештерү цехы, һ.б. төзелә. Шушы рәвешчә завод елдан-ел төзекләнә, матурлана, кирәк кадәр товар җитештерү өчен барлык шартлар да булдырыла. 1995нче елга инде ул елына 10 миллион кирпеч чыгара торган республикадагы иң куәтле заводларның берсенә әверелә. Бүгенге көндә кирпеч сугучыларның тырыш хезмәте белән, завод мичләреннән көн саен 24 меңнән артык кирпеч чыга. Аның объектлардан арткан өлеше халыкка, районыбыз предприятиеләренә, республикабызның башка районнарына сатуга китә. Соңгы вакытта иң үзәккә үткән нәрсә-кирпечнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Составына Казаннан алып кайтылган махсус ком кушылгач, сыйфат күзгә күренеп яхшырган, товарга сорау да бермә-бер арткан
Шул рәвешчә, җитештергән продукцияне сатып, сатканнан кергән акчаны, “ашап”, тыныч кына эшләргә һәм яшәргә дә мөмкин булыр иде. Ләкин җитәкчегә туктаусыз эзләнү, яңалыкка омтылу хас. Ул производствоны заманча шартларга яраклаштырып җайга салуга, эшчәнлекне башка юнәлешләрдә алып бару турында уйлана башлый. Продукцияне сатуга караганда, үзләре куллануның отышлы булуын, үзгәртеп корулар чорында икътисади кыенлыклардан чыгуның бер юлы икәнен аңлап, төзү-монтаж эшләрен киң җәелдерүдә. Иң элек оешма үз эшчеләренә коттеджлар, торак йортлар төзи. 2-3 ел эчендә Юлчылар поселогында төзүчеләрнең тулы бер урамы барлыкка килә. Аннары кыю рәвештә оешма һәм учреждениеләрдән заказлар кабул ителә. Хәзер инде алар төзегән биналарның саны берничә дистәгә җитә. Шәһәр үзәгендәге 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын, Ушмы аръягының Давыдов һәм шәһәрдәге Азин урамындагы күпкатлы йортларны, Мамадышнефтепродукт” акционерлык җәмгыятенең Казан-Чаллы трассасындагы заправка станциясен, “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексын, Зур Шыя урта мәктәбен, мәчет, милиция, “Ак Барс банкы, хакимият бинасын, территориаль хастаханә кассасы биналарын тиз арада төзеп бетереп куллануга тапшырдылар.
Ныклап төзү-монтаж эшләре белән шөгыльләнә башлагач, бүгенге кыйммәтчел заман кирпеч сугучылардан төзелеш материалларын да үзләрендә җитештерүне таләп итә. Аннары бит иҗади эзләнә белүчеләр, һәрвакыт яңалыкка, алга омтылучылар гына көндәшлеккә сәләтле. Бер урында таптанучылар, ягъни кул кушырып, күктән төшкәнне өмет итеп утыручылар конкуренциягә бирешеп, әкренләп бетүгә йөз тота һәм юкка чыгарга мәҗбүр була. Менә шуны да истә тотып төзүсервислылар, үзләрендә тышлау-бизәү плитәләре җитештерү цехы ачып җибәрәләр. Аның өчен Мәскәүдән заманча җиһазлар сатып алынган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, яндырылмыйча эшләнгәнлектән, матуррак һәм сыйфатлырак та, бәясе дә юньрәк аларның. Әлеге цехта шушы ук систром технологиясе нигезендә коймалар, кабер ташлары һәм башка декоратив әйберләр дә ясала.
Тәрәзә-ишек, идән-сайгак кебек агач материалларын да ничек юнәтик, каян табыйк икән дип аптырамыйлар биредә.
Столярлык эше белән махсус бригада шөгыльләнә. Теләк кирәк тә, йөрәк кирәк, ди бит халык. Казан кибетләреннән иң матур үрнәктәге ишекләрне алып кайтып, сүтеп, яңадан җыярга өйрәнгәннәр дә, хәзер гап-гади кораллар белән сәнгать әсәрләренә тиң җиһазлар ясыйлар алар. Агачка да кытлык юк. Аны районыбызның урман хуҗалыкларыннан кирпечкә алыштырып алалар. Үзләренең агач эшкәртү цехлары да бар.
Төзелеш өчен кирәкле фундамент блоклары да җәмгыятьнең үзендә җитештерлә. Җиһазлары Кама Аланының таркалган бер заводыннан сатып алынган. Тимер-бетон җитештерү участогында тәрәзә өслекләре һәм брусчаткалар да ясыйлар. Соңгысының матур үрнәген Җиңү паркында, район мәдәният йорты һәм “Галиулла” мәчете каршында күрергә була. Тик әлеге төр продукцияләрне бу күләмдә генә җитештерү канәгатьләндерми аларны, җәмгыять ишегалдындагы эремә-бетон заводы эшли башлагач, җитештерүнең тагын да артуына өметләнәләр.
Әйе, бүгенге көндә чит ил товарларын алыш-биреш китереп кенә районның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итеп булмый, үзебездә һәр тармакта, һәр өлкәдә, беренче чиратта, җитештерүне арттырырга кирәк. Төзүсервислылар нәкъ менә шуны аңлап эш итә дә инде.
-Ә төп байлыгыбыз безнең бөтен көчләрен куеп, булсынга дип тырышып йөрүче белгечләребез, эшчеләребез. 40 елдан артык гомерен заводка багышлаган оператор Газизулла абый Мөхтәруллин, садчица Елизавета Старостина, формовкалаучы Анастасия Калашникова, ташчы Анна Нагаева, перспективалы белгеч Рифат Хаҗиев-аларның санап чыгу мөмкин түгел,-ди җәмгыять директоры Илфат Хаҗиев.-Нинди генә уңышка ирешсәк тә, ул коллективның хезмәт күрсәткече, тырышлыгы нәтиҗәсе.
Чынлап та, эш процессында иң мөһиме-бер-береңне аңлау бит ул. Җәмгыять җитәкчелеге дә коллектив өчен көчтән килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Мал-туар асраучыларга печәне, фуражы белән булыша, каз-үрдәген, дуңгыз баласын алып кайта, юбилей һәм бәйрәмнәрдә, кечкенә булса да, бүләк-күчтәнәчен әзерли.
Әнә шундый тату, даими коллективның баш иеп хөрмәт күрсәтерлек, күкрәк кагып мактанырлык эшләре, уңышлары да бар. Аларның инде 5 ел рәттән “Росагропромстрой”ның 2 һәм 3нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнүләре дә шуның ачык бер мисалы.
Тырыш хезмәтегез, шәһәребезнең күркәм биналарына салынган күңел җылыгыз, йөз аклыгыз өчен рәхмәт сезгә, төзүчеләр.
Раушания Гарәфиева.
Добавлено: 15.10.2008 | Просмотров: 4606
| Рейтинг: 0.0/0