Бер заманны Түбән Кирмән авылы урынына урыслар килеп утыра, икенче яктан чуаш, чирмешләр, арлар килә башлаганнар. Арташка арлар килеп утырган, Нормага чуашлар килеп утыра. Шуат чокыры янында чуашларның Теләү чишмәсе була. Чуашлар шул чишмәгә барып күзләрен юмасалар, сукыраябыз дип ышанганнар.
Шундый ят кавемнәр аралашып килеп утыргач, хан патшасы әйткән: “Әй балалар, безнең монда ар, чуаш, урыс килеп тулды, безгә яңа тыныч урын табарга кирәк, – дип. Һәм ул бер ун кешене Казан ягына җибәрә. Җибәргәндә әйтә: “Тигез, матур җир табыгыз, тапкач, өч тапкыр шобага салыгыз, кемгә шобага төшсә, шуны тереләй җиргә күмегез” - дигән. Теге кешеләр Кабан күле буена барып җитеп, урынны бик ошатканнар һәм шобага салганнар. Шобага өч рәт хан малаена чыккан. Хезмәтчеләр хан малаен кызганып, ул урынга эт күмеп кайтканнар. Шуннан кайтып ханга күренгәннәр. Хан сораган: “Нигә унау кайттыгыз?” - дигән. Тегеләр әйткәннәр: “Шобага өч рәт синең улыңа чыкты, аны кызганып, ул җиргә эт күмеп кайттык,” - дигәннәр. Хан: “Эт урынына ырлашып, мәче урынына тырмашып яшәрбез инде алайса”, - дигән.
Шуннан соң хан патшасы яңа урынга күчеп китә. Яңа җирдә ханның хатыны үлә. Ул яшь хатынга, Чимбикәгә өйләнә. Чимбикә безнең Кирмән авылыныкы булган. Чимбикә бик матур кыз була. Аның матурлыгын урыс патшасы да ишетә һәм аңа яшерен хат яза. Чимбикә урыс патшасы белән яшерен хат языша башлый. Хан бу эшне сизә һәм кайгысыннан үлеп китә. Хан үлгәч, болар тагын да языша башлыйлар. Урыс патшасы Чимбикәнең рәсемен соратып ала һәм аңа рәсем аша гашыйк була, Чимбикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Чимбикә әйтә: “Мин сиңа чыгармын, тик син җиде төндә, кеше күрмәгәндә, җиде катлы мәчет сал”, - ди. Урыс патшасы бөтен осталарны җыеп бу эшне эшләтә. Чимбикә уйга кала хәзер, мин моңа кияүгә чыксам, динсез булам бит, ди. Чимбикә патшага әйтә: “Инде хәзер, син мәчеткә баскычлар да яса инде, минем югарыдан менеп карыйсым килә”, - ди. Чимбикә “карыйм” дип мәчет башына менеп китә һәм шуннан сикереп төшеп үлә.
Чимбикәнең атасы Ядгәр ханны Кирмән зиратына күмгәннәр диләр. Әүвәл заманда күмгәндә кешенең башын гына кисеп алып күмә торган булганнар”.
Сөембикә турындагы бу оригиналь риваять бик кызыклы. Монда XVI гасырдан Нугай урдасы татарлары арасында Сөембикә турындагы тарихның бер версиясе сакланган. Димәк, Сөембикәнең язмышы турында халыкта төрле легендалар таралган булган.
Мамадыш ягындагы Райхан авылы хакындагы риваятьтә аны Гәрәй (Сафа Гәрәй) хан исеме белән бәйлиләр.
Бер генә татар авылы да Урта Кирмән авылы легендасы кебек Сөембикәне үзенеке итеп санамый. Шунлыктан Урта Кирмәннең Сөембикә белән бәйләнеше бар. Бу очраклы хәл түгел, чөнки алда китерелгән легендада Идегәй балаларының Ушма тирәсендә булган Котыш авылында яшәгәнлеге сөйләнде. Сөембикә үзе дә Идегәй би балаларының кызы була.
Мамадыш төбәгенең XV – XVI гасырларда Нугай урдасы татарлары белән нык бәйле булганлыгын башка авылларның риваятьләре сөйлиләр.
Мамадыш төбәгендәге Баскан авылы тарихы риваяте Казан ханлыгы дәверенә карый. Риваятьтән күренгәнчә, авылның исеме Акчура була. Бу авыл ике бабадан башланган: Сәли һәм Имәнкол. Акчура авылын урманнан чыгып юлбасарлар баскан. Шуннан аның исеме “Баскан” булып китә. Ләкин Акчура авылы (Баскан) иске урында калмый яңа урынга күчеп утырган. Безнең уебызча, ул урын Бөрсет Сөкәче авылы булса кирәк. Монда һиҗри буенча 946, милади буенча 1539 – 1540 елда куелган, Казан дәвереннән калган бер кабер ташы бар. Ул ташның тарихы (догалары алынмады) түбәндәгечә:
“Тарих тукыз йөз кырык алтыда, зөлхиҗҗә аенда Карач углы Карачура дарел-фәнадин дарел-бәкая рихләт (күчте)”. Бу таштагы тарих белән Акчура авылы арасындагы кардәшлек бәйләнеше булырга охшый. Карач(җ) исеме дә кызыклы, Теләче төбәгендәге Карачты (Яңа Җөри) исемле авыл бар. Гадәттә, Казан ханлыгы дәверендәге авылларның шактые этнонимнардан һәм аларны биләгән морзалар исеменнән алынган була.
Еники Чишмә авылы халкы телендә: “Безнең авыл Чистай ягындагы Змеево авылы булган җирдән килгән. Еники Чишмә авылы морзалар нәселеннән. Авыл кешеләре патша хөкүмәте заманында үзләренә яңа властьтан морзалык хокукын кайтаруны сорап, әүвәлге морзалык грамотасын да гаризага теркәп бирәләр, ләкин аларга морзалык хокукы бирелми”.
“Югары Бөрсетнең күпчелек халкы Әҗикә баба нәселеннән. Безнең бабаларыбыз морзалар булган. Алар хәзерге Владимир авылы (керәшен татарлары авылы) белән ике арада җир тотканнар. Иван Грозный татарларны чукындырып йөргәндә морза бабайлар аръякка, Идел (Кама) ягына киткәннәр. Чукынгач, Владимир авылы халкы морзаларны куган. Идел буендагы Панаука Җөри авылының җире була. Колышчы авылы элек татар-мөселман авылы булган. Карамалы авылы элек урыс авылы булган. Өчиле (Усали) авылы җире безнең морза бабайлар җире булган. Безнең морза бабайның исеме Корбангали (Корби), ул ялгыз калган. Югары Бөрсетнең төтенен күреп, бу авылга килгән. Корби бабай сигез буын буе морза нәселе булган. Иң соңгы буын Корби бабай була. Корби бабайның шәҗәрәсе була, ул ут чыгып янган.Морзаларның карталары була, алтын белән язылган. Ул язулар татарча да, урысча да булмаган. Мамадыш ягында Ушма авылы морза авылы, Алкиннар да морзалар булганнар”. Бу риваятьләр 1973 елда Корби нәселеннән Мәүлә Мөгаллим хуҗа улы (1897 елда туган), Әҗикә нәселеннән Мөхәммәтҗан Габдерәфикъ улы (1899 елда туган) сөйләүләре буенча язып алынды.
Кече Бөрсет авылы Болгар шәһәреннән килгән мукшылар авылы булган. Бу бик кызыклы факт, чөнки бүгенге Шәһре Болгарда сакланган XIV гасыр татар төрбәсендә мукшы хатыны күмелү факты археологларга мәгълүм.
Отарка исемле авылда ханнарның мал яба торган урыннары бар.
Казан ханлыгының соңгы елларында Мамадыш төбәге ханлыкның чик буе районына әйләнә. Урыс дәүләте 1489 елда Казан кулындагы Вятка (Хлынов) шәһәре тирәләрен үзенә куша. Нократның югары өлешендәге татарлар урыс дәүләтенә хезмәткә күчәләр. Алар Казан ханлыгына каршы Мәскәү коралына әйләнәләр. 1550 елдан башлап Казан ханлыгы Мәскәү һәм аның союзниклары Касыйм ханлыгы, Нократ солтанлыгы, өлешчә Нугай урдасы тарафыннан блокадага алына. Нократ елгасы буенда Нократ (Вятка) татарлары Казанга каршы һөҗүмдә катнаша башлыйлар. Алар мари урманнары аркылы Ашыт һәм Казанка буендагы татар авылларына талау экспедицияләре оештыралар. 1551 елның июнь аенда Казаннан чыгып киткән мәрхүм Сафа Гәрәй хан тарафдарларына Нократ аша кичкән чакта һөҗүм итәләр: Бәхтияр Җүҗин җитәкчелегендәге вяткалылар Кошчак углан җитәкчелегендәге 300 кешелек отрядны тар-мар итәләр. 46 угланны, шул исәптән Кошчак угланны (Сөембикәнең таянычы) тоткын итеп Мәскәүгә озаталар. Мәскәүдә әсирләрнең барысын да асып яки башын чабып җәзалап үтерәләр.
1552 елда Казан шәһәре Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан җимерелгәч, Казан дәүләте халкында рәхимсез геноцид сәясәте уздырыла башлый. Әсирләрне төркем-төркем итеп урыс дәүләтенең төньяк өлкәләренә тараталар, төрмәләргә утыртып җәзалыйлар. Чукынырга теләмәгән татарларны бәкеләргә батырып үтерәләр.
Яулап алучылар авыл өстендә авыл калдырмыйлар, бөтен бер дәүләтне вәхшиләрчә туздыралар. Болар белән чагыштырганда Идел буена Батый ясаган поход нәтиҗәсе бер уен гына булып кала. Батый хан яулары үтеп 40 ел да үтми, Болгар олысындагы шәһәр һәм авылларда тормыш кайный башлый. Халык кулында мал туплану билгесе булган кабер ташлары Зөя буеннан Уфа елгасына һәм Нократның югары өлешеннән Самарага хәтле җирләрдә куела башлый. Ә 1552 елдан соң элекке Казан ханлыгы җирләрендә берникадәр икътисади җанлану 1680 – 1700 еллар арасында гына булып ала, аннан соң XIX гасырның икенче яртысында гына рәткә керә.
Мамадыш төбәгендә бу дәверләргә караган риваятьләргә 1552 елдан соң ничек итеп аз сандагы халыкның авыллар кора башлавы, чукындырылу, төп татар җирләренә урыс, чуаш, мари (чирмеш), ар халыкларының вәкилләрен утырту, азатлык өчен көрәш темалары килеп керә. Шушы тарихи вакыйгаларны татар халкы Мамадыш төбәгендә ничек тасвирлаганын аның үзеннән чыккан риваятьләр үрнәгендә бәян итәбез.
Югары Бөрсет авылы риваяте
Авыл хәзерге урыннан бер чакрым читтә Коры Кыерлы дигән урында урнашкан була. Башта ул өч кенә йорттан тора. Бер мәлне бу авылдан Бохарай исемле кеше урманда җиләк җыеп йөргәндә адашып, бик шәп ага торган чишмә янына килеп чыга. Бохарай чишмәне ошатып авылына кайтып сөйли, әйдәгез, шунда күчик, ди. Авыл халкы аның сүзен кабул итеп, шул чишмә янына күчеп киләләр. Чишмәне Бохарай чишмәсе дип атыйлар.
Югары Бөрсеттән чакрым ярым җирдә Кече Бөрсет исемле авыл бар. Владимир (Чиялек) авылы керәшен татарларының мөселман бабалары шул авылда торганнар. Шунлыктан Владимир авылын Кече Бөрсет дип тә атап йөргәннәр. Владимир авылы белән Кече Бөрсет кардәш авыллар булса кирәк. Владимир татарлары чукындырылганчы балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Шул чакларда алардан бер өч кеше аерылып, Бөрсет Сөкәче авылын нигезләгәннәр. Елга Бөрсет исемле булып, алар балыкны сөкә белән тота торган булалар. Бүрсет суында балык бик күп булган. Бөрсет Сөкәче авылының бабалары яшәү өчен кечерәк бер балыклы елганы сайлаганнар.
Албай авылы мөселман татарлар авылы булган. Аны көчләп чукындырган вакытта бер өлеш халык аннан күчеп киткән. Шундыйлардан Югары Бөрсеткә Әҗикә баба, Корби (Корбангали) морзалар күчә. Албай авылында мөселман калмый. Албайда курыккан, буйсынган татарларның чукынырга риза булганнары Әбде авылындагы поптан хач (тәре) алып кайталар.
Добавлено: 14.10.2008 | Просмотров: 7005
| Рейтинг: 4.0/4